МИЛЛӘТЕМНЕҢ КОЯШЫ СИН, И НУРЛЫ, МОҢЛЫ ТУКАЙ!

27 апреля 2024 г., суббота

21 апрель көнне Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәме белән «Каюм Насыйри институты» фәнни-белем бирү үзәге "МИЛЛӘТЕМНЕҢ КОЯШЫ СИН, И НУРЛЫ, МОҢЛЫ ТУКАЙ!" дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль чара уздырды.
Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмә шагыйрьнең бай мирасы белән таныштыра. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә әсәрләре тәкъдим ителде.
Татар теле укытучысы Алина Дамировна "Татар халкының мифология"се җыентыганнан Шүрәле һәм Су анасы образлары турында бик кызыклы һәм эчтәлекле дәрес әзерләде. Татар теле курслары укучылары 2 төркемгә буленеп, Тукайның тормышы буенча сорауларга җавап бирделәр, сөекле шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, Тукайның иҗат юлын күңелләрендә яңарттылар, аның әкиятләреннән уен формасында сүзләр тәрҗемә иттеләр. Һәм беркемнең дә күңелен битараф калдырмаган бирем- Тукайның "Шүрәле" һәм "Су анасы" әкиятләрен костюмнар киеп, чын артистлар кебек сәхнәшләштерделәр.
Тукай сүзләренә язылган җырлар бәйрәмгә тагын да җанлылык өстәде. Бәйрәмне барысы да, аягүрә басып, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамладылар.

 

Автор Алина Дамировна

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International